tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда Төркия һәм Бельгия татарлары истәлекле очрашу уздырды
Истанбулда Төркия һәм Бельгия татарлары истәлекле очрашу уздырды

Истанбулда Төркия һәм Бельгия татарлары истәлекле очрашу уздырды

Бу ялларда Истанбул шәһәрендә бик матур очрашу оештырылган. Анда Төркиядә яшәүче милләттәшләребез, шулай ук Бельгиядән килгән татарлар да катнаша. Бу хакта Бельгия татарлары җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиева үзенең инстаграм битендә хәбәр итте.

Чарага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы, ”Бәллүр каләм” бүләге иясе, күп китаплар авторы – Гөлсинә Наил кызы Галимуллина да килгән. Аның Бельгия татарлары хакында язган китабы аерым игътибарга лаек.

Истанбулдагы милләттәшебез Рушания Алтай тәкъдиме белән оештырылган очрашуга Гөлсинә Галиуллинаның “Тау җылысы” романының протопиплары да чакырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*