tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV «Авылым гүзәллеге» (#авылымгүзәллеге) марафоны башлана
IV «Авылым гүзәллеге» (#авылымгүзәллеге) марафоны башлана

IV «Авылым гүзәллеге» (#авылымгүзәллеге) марафоны башлана

Быел «Авылым гүзәллеге» 17 июльдән алып 23 июльгә кадәр 1 атна дәвамында үткәрелә (https://tat-i.net/tt/avilimguzallege2023).

Проектның (марафонның, челленджның) максатлары – үз туган авылыңның табигатен, шәхесләрен, күренекле урыннарын, тарихын һәм традицияләрен, укытучылары һәм остазларын, меценатларын һәм авылның киләчәге өчен чын күңелдән кайгыртучыларын таныту; авылдашларны барлау һәм бергә туплау; туган як һәм авыл белән горурлык хисен арттыру.

Проектта катнашу өчен:

1. Татнетны үстерү фондының ВКонтактедагы рәсми берләшмәсенә (https://vk.com/tatnet) язылыгыз, анда беркетелгән әлеге анонс-яңалыкка комментарийларда “+” куеп катнашырга теләк белдерегез һәм катнашучы турында мәгълүмат калдырыгыз (мәсәлән, + Раил Гатауллин Мәмәшир авылы Кукмара районы). Бу яңалык белән уртаклашып, марафон турында дусларыгызга, туганнарыгызга, авылдашларыгызга да хәбәр итегез;

2. Атна (7 көн) дәвамында гариза тапшырылган аккаунттан #авылымгүзәллеге хэштегы белән, бирелгән темалар буенча үз туган авылыгыз турында мәгълүмат урнаштырыгыз (татар клавиатурасы кулланып язылган текст белән беррәттән 1 минутлык кыска видеолар, фотолар урнаштырырга тәкъдим итәбез). Аеруча популяр язмалар әлеге атна дәвамында https://vk.com/avilimguzallege адресы буенча ВКонтактедагы “Авылым гүзәллеге” берләшмәсендә һәм https://t.me/avilimguzallege адресы буенча “АВЫЛЫМГҮЗӘЛЛЕГЕ (татар авылы|тарихы|бүгенгесе|киләчәге)” Telegram-каналында урнаштырылып барылачак.

Темалар:
1 көн. Авылым тарихы.
2 көн. Авылым гүзәллеге (табигате, урнашуы, архитектурасы, йортлар бизәлеше).
3 көн. Авылым традицияләре (авылга хас традицияләр, бәйрәмнәр).
4 көн. Авылым шәхесләре (күренекле галимнәр, язучылар, спортчылар, …).
5 көн. Авылым мәгарифе (мәктәп, укытучылар, тәрбиячеләр, остазлар – тарихын һәм бүгенгесен дә кертеп).
6 көн. Авылым осталары (кул осталары, һөнәр ияләре, авыр хезмәт кешеләре – аларның хезмәтләре).
7 көн. Авылым меценатлары (авылның яшәешен саклаучы, авылны яшәтүдә матди ярдәм итүчеләр һәм аларның хезмәтләре).

3. Катнашучыга шәхси хәбәр белән килгән чакыру хаты аша ябык (приват) чатка керегез һәм чара тәмамлангач, финалист анкетасын тутырыгыз. Финалистлар 11 август көнне Апас районында үткәреләчәк Әдәби Сабан туе (#әдәбисабантуе) чарасына чакырылачак. Һәр финалистны электрон катнашучы дипломы көтә.

Проектта татар авылында туып үскән һәм, бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, дөньяның төрле почмагында яшәгән интернет-кулланучылар үз аккаунтларыннан катнаша алалар. Яшь чикләре: 13+. Проект барышында һәр катнашучының профиле ачык булырга, аккаунт адресы үзгәртелмәскә тиеш.

Проектны төп гамәлгә ашыручы – «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы. Теләгән һәркемне әлеге чараның иганәчесе булырга чакырабыз: http://tat-i.net/tt/blago.

Чыганак: belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*