tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Халыкара “Җәлил укучылары” әдәби бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды
IV Халыкара “Җәлил укучылары” әдәби бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды

IV Халыкара “Җәлил укучылары” әдәби бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында IV Халыкара “Җәлил укучылары” әдәби бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәм БТКның Милли мәгариф һәм мәдәният  комитетының әйдәп баручы референты Ләйсән Исхакова журналистларны бәйгенең максатлары һәм катнашу шартлары белән таныштырдылар.

– Максатыбыз – шигърият сөюче яңа буын тәрбияләү. Катнашучылар санын арттыру өчен барлык шартларны да булдырылды,  – дип ассызыклады Илгиз Халиков. Ул билгеләп үткәнчә, узган елны катнашучылар саны 40 меңнән артып киткән.

 

 

Шулай ук, каләм әһелләренең сорауларына  жюри әгъзасы, телевидение һәм радио алып баручысы, мөхәррир, Татмедиа АҖ җитәкчесенең Радиолар белән эшләү юнәлеше буенча урынбасары, «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов җавап бирде.

– “Китап” радиосы быел “Җәлил укулары” проекты белән янәшә булачак. Чараның һәрбер этабын, һәр яңалыгын, һәрбер яңа йолдызын яктыртып барачакбыз. Әлеге бәйге безгә  сәләтле яшьләрне барларга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте ул.

“Җәлил укулары” Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы белән берлектә оештырылып килә һәм Муса Җәлил һәм фронтовик язучыларның иҗади мирасын Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илдән популярлаштыруны, сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәтүне максат итеп куя.

Быел Муса Җәлил әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итү максатыннан исә махсус номинация оештырылган. Аның турында Ләйсән Исхакова сөйләде.

– Әлеге номинациядә катнашучыларны барлауда безгә Казан Федераль университеты ярдәмгә килер, дип ышанабыз. Муса Җәлилнең 50 артык телдә тәкъдим ителгән  әсәрләрен тагын да баетуда безгә төрле илләрдән килгән студентлар таяныч булыр, -диде ул.

Номинацияләрдәге тагын бер яңалык: Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган музей-экспозицияләрдә экскурсия форматында видеоязмалар төшерү мөмкинлеге. Жюри составында да әлеге яңа номинация белән бәйле үзгәрешләр бар: эшләргә Муса Җәлил музей-фатиры җитәкчесе Назирә Фәттахова бәя бирәчәк.

Бәйге дистанцион форматта уздырыла һәм 15 октябрьдә старт ала. 2021 елда әлеге бәйгедә Татарстан районнары, Чиләбе, Оренбург, Башкортстан, Ульяновск, Киров, Свердлау, Иваново, Томск, Ерак көнчыгыш регионнарыннан әдәбият сөючеләр катнашыр, дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*