tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пресс-релизы
IX  Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пресс-релизы

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пресс-релизы

2020 елның 19-21 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 39 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Өч көнлек прогрммада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, пленар утырыш, шулай ук Татарстанның өч районына сәфәр каралган.

Җыенның беренче көнендә эшмәкәрләр ТР Фәннәр Академиясенә узачак “Авыл эшмәкәрлеген үстерү мəсьлəлəре” темасына багышланган утырышта катнашачак, соңрак 4 төркемгә бүленеп түбәндәге дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәкләр:

1.Татар авылының бүгенге яшәеше һәм киләчәге;
2.Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологияләре (кече механикалаштыру);
3.Авыл җирлегендә сыйфатлы азык-төлек җитештерү – сәламәт милләткә туры юл;
4.Авыл хуҗалыгы җирлекләрендә кооперация оештыру өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре.

Программаның икенче көнендә җыенда катнашучылар Татарстан Республикасының Тукай, Яшел Үзән һәм Кукмара муниципаль районнарына  сәфәр кылачаклар. Биредә алар җирле эшмәкәрләренең хуҗалыклары белән танышачаклар. Шулай ук бу сәфәр җирле эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән танышырга һәм эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.

21 март көнне “Корстон” комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Шулай ук монда РФ төбәкләрендә  җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак.

Җыенда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган.  Алар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында И.Юзеевның “Ак калфагым төшердем кулдан…” спектаклен караячаклар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*