Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы резолюциясе үзгәртелгән нөсхәдә кабул ителде
IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы резолюциясе үзгәртелгән нөсхәдә кабул ителде

IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы резолюциясе үзгәртелгән нөсхәдә кабул ителде

Казанда “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтә. Форум пленар утырышының икенче өлешендә Финляндиядән килгән милләттәшебез Рамил хәзрәт Беляев катнашты. Ул Финляндия татарларында дини һәм милли тормышның бергә үрелеп баруы турында сөйләде. Милли тормыш һәм дин бергә барган очракта гына татарлыкны саклый алабыз, дип белдерде ул. Финляндиядә яшәүче милләттәшебез киләсе елларда үтәчәк форумнарга чит илләрдә яшәүче татар дин әһелләрен дә чакырыга тәкъдим итте.

Казанда Татарстан Республикасында Коръән Хафизләрен әзерләү үзәге директоры Рөстәм Фәизов балаларга яшьтән Корьән ятлатырга кирәклеге турында искәртте. Аның сүзләренә караганда, татарларда Корьән Хафизлар әзерләү бик авыр бара. Төбәкләрдәге имамнарга мөрәҗәгать итеп ул, һәрбер мәхәлләдә бер генә булса да Корьән ятлаган булачак шәкерт әзерләргә кирәклеген әйтте.

Иваново өлкәсе диния нәзарәтенең беренче урынбасары Халит Якупов Иваново якларындагы дини тормыш белән таныштырды. Шул якларда яшәүче милләттәшләребез 1997 елда салынган бердәнбер мәчеттә бүгенге көндә гарәп теле укытылуын, 2018 елда яңа икенче мәчеткә нигез салынуы, татарларның милли тормышы өметле булуын искәртте.

IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы резолюциясе үзгәртелгән нөсхәдә бертавыштан кабул ителде. Җыенда яңгыраган чыгышларда күтәрелгән тәкъдимнәр өстәлеп, оештыру комитетына юлланды.

Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән аерылып торган имамнарга медаль, рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*