tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ИЯЛИ галимнәренең Тукайга багышланган проекты федераль конкурста җиңде
ИЯЛИ галимнәренең Тукайга багышланган проекты федераль конкурста җиңде

ИЯЛИ галимнәренең Тукайга багышланган проекты федераль конкурста җиңде

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының авторлар коллективы Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның «Ключевое слово» бөтенроссия иҗтимагый премиясенең «Иң яхшы фәнни проект» номинациясендә җиңү яулады.

Премияне институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов кулыннан кабул итеп алды. Премия ТР мәдәният министрлыгы коллегиясендә тапшырылды.

Игорь Баринов республикада милли һәм мәдәни мирасны саклау буенча актив эш алып барылуын раслады. Татарстанның федераль проектларда катнашуын билгеләп үтте.

Баринов билгеләп узганча, «Ключевое слово» бөтенроссия иҗтимагый премиясенә конкурска Россия Федерациясенең 62 субъектыннан 340 гариза кабул ителгән. Шуларның 31е Татарстаннан.

ИЯЛИ галимнәре «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча материаллар» дип аталган хезмәт белән катнашканнар. Институт хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, проектның җитәкчесе филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*