tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге Рамазан ае мөбарәк булсын!
Изге Рамазан ае мөбарәк булсын!

Изге Рамазан ае мөбарәк булсын!

Кадерле дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да изге Рамазан ае башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Кызганычка каршы, алдагы еллардан аермалы буларак, быел дин кардәшләребез бөтен дөнья буйлап барган COVID-19 пандемиясе сәбәпле, ифтарларга, тәравих намазларына мәчетләргә җыелудан тыелырга тиеш. Әлбәттә, бу кешелек өчен бер сынау, шуңа күрә бу афәтне барыбыз да бердәм, сабыр булып, җиңеп чыгачагыбызга шигем юк.
Татар халкын милләт итеп саклап калуда һәм яшәтүдә Ислам диненең әһәмияте бик зур. Мөселманнар өчен Рамазан – иң кадерле айларның берсе. Бу изге айда дин кардәшләребез кояш чыкканнан кояш батканчыга кадәр сый-нигъмәтләрдән, кешеләргә карата начар мөгамәләдән һәм рөхсәт ителмәгән башка эш-гамәлләрдән тыелып торалар. Ураза тоту кешенең әхлагын ныгыта, тыелган эшләрдән читләштерә, күңелләрне сафландыра.
Кадерле мөселманнар, изге Рамазан ае мөбарәк булсын. Аллаһы Тәгалә тоткан уразалырыбызны кабул кылып, эшләгән изгелекләребезнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен.
Ихтирам белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе 
В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*