tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иҗатында – милләт язмышы
Иҗатында – милләт язмышы

Иҗатында – милләт язмышы

Казан шәһәренең Зур концертлар залында ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова автор башкаручы, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтаховка “Татарстаннын Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән күкрәк билгесен таккан вакытта без дә сөендек.

Бик вакытлы бәяләнгән хезмәт. Фәрид Фәизовичнын иҗаты күпкырлы: аның җырлары татар халкының холкы, көчле, сынмас рухлы булуы турында (“Тормыш мәгънәсе”, “Көчле бул! “,” Халкым минем татарым “,” Сынатмыйк!”, “Әтиләр йөрәге”, “Була белсәк иде кирәкле”, “Алмагачлар”, “Әткәй моны”, “Илле яшь”), туган җиребезнен матурлыгы (“Үз илемдә”, “Көрнәле Әмзәм”, “Изге урын”, “Яхшылык”, “Авылдашлар”, “Буран”)хакында, кеше гомеренең кадере, яшәү мәгънәсе чагылган ” Бәхет кошы” ,”Юллар”, ” Гомер”, Бәхет”, һәр ир-егеткә хас булганча, гүзәл затларга аталган
” Кызлар-ханымнар”, “Сонладык димә”,” Кызларым”, “Язлар килгәч”, “Тәүге ярату”,” Наиләкәем”, “Люция”, “Сагыну”,” Лилия”кебек җырларын бик күпләр яратып, үз фикерләрен, соц. челтәрләрдә дә, тамаша залларында да әйтә килделәр.

Тормыш бүләк итүче Әнкәйләргә аталган җырлары һәрберсе туган тел тәмен күкрәк сөте, бишек җырлары аша сендергән олы затларга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли. “Әни куллары”, ” Әни чәе”, “Уянасым килми”, “Әнкәй җыры”, “Төшләремә ешрак кер, әни!” кебек җырларында Фәрид Мифтаховнын милләтне, телне саклауда һәр сүзнең кыйммәтен тоеп иҗат итүе күзәтелә.

Фәрид Мифтахов белән без дә 10 ел иҗади дуслык дәвамында 4 дистәгә якын мәгънәле җырлар иҗат иттек. Бу вакыт эчендә ул төрле авторлар белән алты дистәдән артык җыр язып, фәлсәфи клиплар төшереп халык хозурына тапшырды. Һәвәскәр композитор гел иҗади үсештә: әле заманча аранжировкалар эшләтә, әле үзенең тавыш мөмкинлекләрен һөнәри яктан үстерә, даими рәвештә мәдәни белемен күтәрә.
Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессынын Казан бүлеге җитәкчесе буларак, конгресс вәкилләре составында Татарстанда гына түгел, Рәсәй төбәкләрендә булып, милләттәшләребез алдында чыгышлар ясый.

Яңа гасыр, “Мәйдан”, “Туган тел” каналлары, “Болгар”, “Күңел”, “Татар” радиолары аша автор башкаручы, һәвәскәр композитор Фәрид Мифтахов җырлары еш яңгырый. “Кунак бит-шоу”, “Ачыктан-ачык”, “Оста татар”, “Кайнар хит”, “Лайклыхит” тапшыруларында аның җырларын тыңлап, хозурланып була.

Туган телебезне, милләтебезнен рухи байлыгын саклауда җырлары аша хезмәт итеп алган дәүләт бүләге белән Фәрид Мифтаховны ихлас котлыйбыз. Иҗат уңышлары гел юлдаш булсын.

Ф. Мифтахов җырларын Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Сиринә Зәйнетдинова, Фирүзә Хафизова, Винарис Ильегет, Ленар Сәйфиев кебек профессиональ җырчылар да күңелләренә якын итеп башкара.

ТР Язучылар берлеге әгъзасы

Гөлнур Айзат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*