tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вәчир авылы җылы каршы алды
Вәчир авылы җылы каршы алды

Вәчир авылы җылы каршы алды

Язның матур, кояшлы март ае. Табигать йокыдан уянган вакытны без илһамланып Төмән өлкәсендәге Вәчир авылына “Җырым булсын бүләгем” дип исемләнгән концерт программасы белән юлга чыктык. Сазлыклар арасында урнашкан татар авылларында да тормыш кайнап торганын, халкыбыз гореф –гадәтләребезне саклап яшәүләрен, җыр-моңнарыбызны яратканын мондый гастрольләрдә күреп кайтабыз. Моңлы татар җырларыбыз белән күрше авылга якташларыбыз белән очрашырга, җырларыбызны аларның игътибарына тәкъдим итергә дип килеп җиттек.

Транспорт табу, бензин кайгысы сыман кыенлыклар очраса да, изге күңелле, ярдәмчел кешеләр дә табылды. Бу юлы да безгә Хәйдәр Абдувәлиев, Абдулла Кучумовлар булышлык күрсәттеләр. Алар үз машиналары белән безне алып бардылар һәм алып та кайттылар. Бер ярым сәгатьлек чистартылган юлдан барган вакыт сизелми дә үтеп китте. Вәчир авылына килеп җитү белән клуб хезмәткәре Мәрьям Уразова безне якты йөз белән каршы алды. Җыештырылган, чиста клубта да безне җылы каршы алдылар. Лаемтамаклар килгән дип тамашачылар да җыелыша башладылар.

Концерт программасында катнашкан җирле шагыйрә, ветеран укытучы Галия Абайдуллина “Дусларны котлап” дигән шигыре белән башлап, җырчы кызларны чакырып, нәфис сүзләр әйтеп концертны башлап җибәрде. Тамашачыларны җырлары белән сөендергән “Дуслык” ансамблен, җырчыларның җырлары вәчирләрнең күңелен күтәрде. Алар ансамбльнең җитәкчесе Вильдан Мәмәтгалиевны, Зөлфия Юмадеева, Лариса Мәмәтгалиева, Диана Ибраһимова, Ләйлә Назыйрованың һәр чыгышын матур сүзләр белән бизәп алып барган Шаһинур апа Мәмәтгалиеваны җылы алкышлар белән каршы алдылар. Авылларда сәләтле кешеләр күплеген күреп, аларны да тыңлап, чыгышларын карап сокланып кайттык. Спорт ярышларында Тубыл районында беренчелекне алган, җырчы, биюче, шигырьләр дә иҗат иткән, сәнгать остасы булган Фәрзәнә Барсукова бу юлы да сынатмады. Халкын шаккатырып “Чиган бию”ен башкарды.

Тамашачыларның көчле алкышлары, бүләкләре безнең артистларны рухландырды, көч, дәрт бирде. Безне Казан шәһәреннән килгән артистларны каршылаган сыман җылы каршы алдылар. Андый дәрәҗәдә каршы алганнан соң, тамашачыларыбызның мәхәббәтен аклый алырбызмы икән дигән сорау туды. Татар халкының милли йолалары буенча безне милли ризыклар тулы чәй табынына да чакырдылар. Без Гөлфара апага, Мәрьям апа Уразовага, тамашачыларыбызга рәхмәтләребезне юллыйбыз. Лаемтамак клубы җитәкчесе Вильдан Мәмәтгалиев җырчыларга, Вәчир авылы халкына , коллегабыз Мәрьям Уразовага, тамашачыларга бердәмлектә, җырлап-биеп, изге ниятләр белән яшәргә язсын, җылы очрашулар дәвамлы булсын дип теләкләрен юллады. Лаемтамак авыл клубы җырчыларының тәҗрибәгә әверелгән очрашулары күңелләрдә җылы хисләр уята.

Лаемтамак.Шаһинур Мәмәтгалиева

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*