tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дзержинскның спорт мәктәбе базасында яшүсмерләр арасында билбаулы көрәш үтте
Дзержинскның  спорт мәктәбе базасында яшүсмерләр арасында билбаулы көрәш үтте

Дзержинскның спорт мәктәбе базасында яшүсмерләр арасында билбаулы көрәш үтте

Дзержинскның “Химик” спорт мәктәбе базасында 19 мартта яшүсмерләр арасында билбаулы көрәштә самбо буенча дөнья чемпионы, атказанган спорт остасы, милләтпәрвәр Зәки Үмәров призларына узган Бөтенроссия гомумкоманда ярышларында тәрбияләнүчеләрем өченче урынны яулап кайтты.

Ә абсолют җиңүче булып Сафаҗай, Рбишча һәм Суыксу көрәшчеләреннән тупланган җыелма авыл командасы чыкты. Икенчене хуҗалар белән Т.Новгород егетләре командасы алды, хөрмәтле дүртенче урында – татарстанлылар.

Җылы каршы алган, көрәшергә уңай шартлар тудырган, бар кунакларга да сый-хөрмәт күрсәткән оештыручыларга (Дзержинск татарларының милли-мәдәни автономиясе, җитәкчесе – Рамил Надюков), сергачлыларга, әлеге ярышларга барып кайтырга ярдәм иткән район Земство җыены депутаты, уңышлы һәм мәрхәмәтле эшмәкәр Ирфан Таһир улы Шаиповка катнашучылар олы рәхмәт җиткерә. Нәкъ шундый дәрәҗәле турнирларда гына тәрбияләнүчеләрнең холкы ныгый, җиңүгә омтылышлары арта, тәҗрибәләре үсә.

 Балалар һәм яшүсмерләр үзәгенең билбаулар белән көрәш буенча укытучы-тренеры Рафаэль Арифуллин

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*