tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Фән Вәлиәхмәтовның бәйрәм концерты узды
Казанда Фән Вәлиәхмәтовның бәйрәм концерты узды

Казанда Фән Вәлиәхмәтовның бәйрәм концерты узды

Казанда җырчы, виртуоз тальянчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның бәйрәм концерты узды.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында узган чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашы.

Ул кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

-Һәрбер милләтне шәхесләр билгели. Фән Вәлиәхмәтовның да шәхесе кабатланмас һәм киңкырлы. Иҗат-сәнгать өлкәсендә генә түгел, милли хәрәкәттә дә, иҗтимагый тормышта да аның эшчәнлеге әйтеп бетергесез зур. Сезнең рухыгыз, сезнең эшчәнлегегез һәрвакыт милләткә хезмәт итүгә багышланды, – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

Фән Вәлиәхмәтов Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклауга һәм баетуга зур өлеш керткәне өчен, Президент Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, “ТАССРның 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде. Шулай ук аңа Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләге буларак самовар тапшырылды.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*