tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz»ның алтынчы – финал уены үткәрелде
Казанда мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz»ның алтынчы – финал уены үткәрелде

Казанда мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz»ның алтынчы – финал уены үткәрелде

Шәгъбан аеның 21 нче көнендә (24 нче мартта), Казанда IT парк бинасында мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz»ның алтынчы – финал уены үткәрелде. 2021-2022 нче ел сезонында «MuslimQuiz»ның барлыгы 6 очрашуы узды. Шулай да Татарстан Диния нәзарәте 2022 елның 31 мартында Рамазан аена багышлап сезоннан тыш тагын бер уен уздыра. Ә 2022 елның 19-20 май көннәрендә “KazanSammit – 2022” программасы кысаларында “Казан-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә халыкара форум кунаклары өчен тагын 2 уен көтелә.

Кичәге акыл көрәшендә алтышар кешедән торган 23 команда һәм жюри әгъзалары катнашты. Шунысы игътибарга лаек, уенда Казан яшьләре һәм студентлары гына түгел, Яшел Үзән шәһәреннән дә махсус «MuslimQuiz»га дип килде.

Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раунд барышында командаларга махсус бланклар таратылды һәм билгеләнгән вакыт чыкканнан соң, тикшерү өчен жюри әгъзаларына тапшырылды. Уенчыларга телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәде. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр раундтан соң алып баручылар сорауларга дөрес җавапларны игълан иттеләр, бу исә катнашучыларны киләсе сорауларга тагын да уйлабрак, тырышыбрак җавап бирергә этәрде. Нигездә сораулар ислам тарихына багышланган иде.

100-дән артык уенчы ике сәгатьтән артык чишкән сорауларга килгәндә, алар төрле фәннәрне колачлады, киң фикер йөртүне, тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән кызыксынуны, логик мәсьәләләр чишүне, тапкырлыкны таләп итте. Уенда катнашучылар табышмакларга җавап эзләде, рәсемнәрдән танылган шәхесләрне танып белде, мантыйк мәсьәләләрен чиште, катлаулы интеллектуаль сораулар өстендә уйлады һ.б. Һәр раундның үз шартлары билгеләнде: сораулар катлаулана барды, җавап уйлап табу өчен күбрәк вакыт һәм балл бирелде. Һәр раунд 6 сораудан торды.

Нәтиҗәдә финал уеныннан соң иң яшь мөселман фәнсөярләре ачыкланды.  2021-2022 сезон нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган командалар билгеле булды.

I урын – “Винегрет” командасы.

II урын – “Елгыр егетләр” командасы.

III урын – “Fox” командасы.

Җиңүче команда һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Уен коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын һәм чикләүләрен саклап үткәрелде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*