tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда X республикакүләм «Татар кызы» конкурсының финалы узды
Ижауда X республикакүләм «Татар кызы» конкурсының финалы узды

Ижауда X республикакүләм «Татар кызы» конкурсының финалы узды

Беренче мәртәбә “Татар кызы” исеменә ике кыз лаек булды – Рузана Сәйфетдинова һәм Луиза Галләмова. Луиза кыенлыклар алдында куркып калмаган батыр йөрәкле һәм сәләтле кыз булса, Рузана Ижауда туып-үсеп, татар телен камил белүе белән аерылып торды.

Кастингта 12 кыз сайлап алынса, финалда катнашу хокукына сигезе генә ия булды. Дүрт кыз конкурс биремнәренең ничек үтәлешенә карап, катнашучылар исемлегеннән төшеп калдылар. Кызлар телне, традицияләребезне белүдә, милли ашлар пешерүдә һәм кул эшләренә оста булуларын күрсәттеләр. Берсеннән-берсе уңган, чибәр кызлар арасыннан жиңүчене сайлап алу да жюри өчен ай-хай авыр булды.

«Быел катнашучылар туган телебезне яхшы белүләре белән аерылып торды. Башка елларда Татарстанда туган, Ижауга укырга килгән кызлар күп була иде. Быел Ижау кызлары шаккатырды. Алар татар телендә иркен аралаша, фикерли беләләр. Иҗади номерларын да эчтәлекле итеп әзерләгәннәр иде. Безгә жиңүчене сайлап алу җиңел булмады, бик озак бәхәсләшергэ туры килде», – диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова.

«Татар кызы – 2022» матурлык һәм талант конкурсының финалы Ижауның Халык иҗаты йортында узды. Бәйге башланырга әле берничә сәгать алдан ук фойе халык белән тула башлады. Кызлар өчен җан атарга гаиләләре белән килделәр. Рузанна Сәйфетдиновага көч биреп торырга әти-әнисе генә түгел, ике әбисе дә килгән. Гаиләдә татар теленә өйрәтүләре конкурста катнашырга мөмкинлек бирде дип саный өлкәннәр.

Беренче минутлардан ук сәхнәдә матурлык һәм сәләт бәйрәме икәнлеге сизелеп торды. Берничә айга сузылган әзерлек, көндәлек репетицияләр бушка узмаган. 8 чибәркәй “Татар кызы” исеменә лаек булу өчен бар көчләрен куйдылар. Конкурс берничә этаптан торды. Иҗади номер, үзең белән таныштыру, алдан тегелгән түбәтәйне тәкъдим итү – сәхнәдә кызларның берсе дә югалып калмады. Җырга, биюгә, нәфис сүзгә дә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Жюри биргән сорауларга да икеләнмичә туган телдә җавап бирделәр.

«Ижауда унынчы мәртәбә оештырылучы, чын милли жанлы чарада катнашуыма шатланам. Билгеле, жюри әгъзасы булу – зур жаваплылык, шулай да Удмуртиядә милли жанлы яшьләрнен күп булуын күреп соклану хисләрен яшерә алмыйм. Конкурста теләге булган һәр кыз катнаша ала. Иң мөһиме – алар татар телен, халкыбыз тарихы, традицияләрен белергә тиеш. Ижау кызларын куреп сокландым, Удмуртиядә яшәуче татар гаиләләрендә милли тәрбия биругә зур игътибар бирәләр дип чын күңелдән шатландым. Мондый чараларны башка төбәкләрдә дә арттырырга кирәк», – дигән фикерен житкерде эшмәкәр Динар Минәхмәтов.

Катнашучылар арасында тамашачыларның аерым мәхәббәтен Луиза Галләмова яулады. Тумыштан сәламәтлеге чикләнгән кызның сәләтләре күпкырлы. Оста итеп тегә, бәйли, чигә, чәк-чәк пешерә. Бәйгедә дә бик теләп үз осталыкларын күрсәтте ул.

«Ел саен конкурста минем туганнарым катнаша иде. Мин аларны күзәтеп бардым һәм үземне дә сынап карарга булдым. Бераз борчылдым, ләкин мине бик яратып кабул иттеләр, булыштылар. Хәзер барысы да яхшы», – диде Луиза Галлэмова.
Рузана Сәйфетдинова да “Татар кызы” конкурсын берничә ел тамашачы буларак күзәтеп килгән. Быел тәвәккәлләргә булган, анкета тутырган. Ноябрьдә аны кастингка чакырганнар.

“Сайлап алу этабында туган телебезне белүебезгә аеруча игътибар иттеләр. Бу төп шартларның берсе иде. Гыйнварда даими репетициялэр башланды, безгә лирик татар биюен, берничә дефиле ойрәттеләр. Күпсанлы мастер-класслар, фотосессияләрдә катнаштык. Шушы очрашулар бездә үз көчебездә ышану уяттык. Кызлар белән аеруча дуслаштык”, – дип сөйләде Рузана.

Өстәвенә, жиңүче кызның икесе дә “Тамашчы мәхэббәте” дигән номинациядә буләкләнде. Бу хакта тамашачылар белән жюри әгъзаларының фикере тәңгәл килгән, сирәк очрый торган очрак, диләр оештыручылар.

“Без ике кызны да Халыкара “Татар кызы” конкурснының ярымфиналында көтеп калабыз. Удмуртия һәрчак башка регионнардан аерылып тора. Күпләр ижаулыларны үрнәк итеп саный. Быел конкурста ишетү сәләте чикләнгән гаҗәеп кыз катнашты. Аны сәхнәдә курсәгез, сокланып туялмассыз. Ул шулкадәр сәләтле, матур итеп һәрәкәтләнә, аның музыканы ишетмәгәне бөтенләй сизелми. Әлеге мисал белән оештыручылар безгә татар кызларының матурлыгын бөтенләй башка яктан ачтылар, ә катнашучыларга яңа мөмкинлекләр бирделәр. Афәрин!”, – диде Халыкара “Татар кызы” конкурсының башкарма комитеты рәисе Гүзәлия Гиниятуллина.

Альбина Шайхутдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*