tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауның Халыклар дуслыгы йортында татар журналистикасы турында фикер алыштылар
Ижауның Халыклар дуслыгы йортында татар журналистикасы турында фикер алыштылар

Ижауның Халыклар дуслыгы йортында татар журналистикасы турында фикер алыштылар

Бүген Удмуртия башкаласында илебезнең Ульян, Самара, Оренбург, Әстерхан, Омск, Түбән Новгород, Пенза өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән каләм ияләре җыелды. Биредә алар Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашты.

Форум кысаларында Халыклар дуслыгы йортында «Татар телле массакүләм мәгълүмат чаралары: кичә, бүген, иртәгә» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Быел ул Удмуртия республикасында чыга торган “Яңарыш” газетасының 30 еллыгына багышланды.

Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының даими комиссиясе рәисе Татьяна Ишматова, Удмуртия Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Александр Валов, Бөтендөнья татар конгрессның Мәгълүмат хезмәте һәм ММЧ белән элемтә идарәсе җитәкчесе, “Татарлар” газетасы баш мөхәррире Гөлназ Шәйхиева, Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова, Удмуртия Республикасы төньяк районнары имам-мөхтәсибе, Балезино районы Кистем авылы имам-хатыйбы Илмир Касыймовның арада булуы милләттәшләребезне аеруча сөендерде. Гөлназ ханым Удмуртия татарларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм актив эшчәнлек алып барган милләттәләребезгә Татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Бүгенге көндә “Яңарыш” газетасы – татар телендә нәшер ителүче нык басып тора торган газеталарыбызның берсе. Газета язмаларын һәрвакыт яратып укыйлар, без аларны “Татарлар” газетасында да бастырабыз”, – диде ул.

Гөлназ Шәйхиева татар халкы алдында торган зур бурыч турында да искәртеп узды. “15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу башлана. Бер ай дәвамында безне саныячаклар. Шушы вакыт эчендә татар икәнебезне исбатлыйк һәм хәзергечә Россиядә халык саны буенча икенче урында булып калыйк”, – дип йомгаклады ул.

“Журналист һөнәре – бик җаваплы. Сезнең күзлектән халык тормыш вакыйгаларын күзәтеп бара. “Яңарыш” газетасы аша республика шәһәрләрендә туып үскән татарларыбыз хәтта туган телне өйрәнә. Барган юлыгыздан тайпылмагыз. Сез тарихта эз калдыручы затлар”, – диде Удмуртия Республикасы төньяк районнары имам-мөхтәсибе, Балезино районы Кистем авылы имам-хатыйбы Илмир Касыймов.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*