tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижевск шәһәрендә татар биюе буенча мастер-классларга чакыралар
Ижевск шәһәрендә татар биюе буенча мастер-классларга чакыралар

Ижевск шәһәрендә татар биюе буенча мастер-классларга чакыралар

Әлеге проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия Федерациясе Президенты гранты хисабына тормышка ашырылды.

Аның кысаларында «Мирас» / «Наследие» мультимедияле белем бирү программасы Татар биюе буенча мастер-класслар тәкъдим итәбез.

Татар биюенең барлык  матурлыгын танып белергә омтылучылар өчен без «Мирас» ( «Наследие») дип исемләнгән мультимедияле белем бирү программасы оештырдык.

 Безнең проектта татар милли хореографиясенең нигезен һәм үзенчәлекләрен ачып бирә торган мастер — класслар куелган. Бию осталары гади һәм аңлаешлы рәвештә үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

  • Бию сәнгатенә нигез салучы һәм аны саклап калучылар турында сөйләдек. Бу шәхесләрнең иҗади язмышы милли сәхнә биюенең һөнәри дәрәҗәдә формалашуы һәм үсеше белән тыгыз бәйләнгән.
  • Проектта сез Дәүләт архивындагы һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле фондындагы язмаларны таба аласыз. Бу уникаль видеоязмалар татар халкының, аның бию сәнгате үзенчәлекләрен аңлатучы өстәмә корал булып тора.

Халыкның  күңел халәтен бию аша тасвирлап буламы?

Татар биюе мөмкин булмаганны да үз эченә сеңдергәндер кебек: яшь егетнең йөрәк ялкыны җылысыннан оялудан дулкынланган татар кызының керфек кагышы, зәңгәр офыкларга омтылган Идел елгасының назлы шаулавы, чишмә сулары белән мөлдерәп тулган чиләкләрнең моңлы җырлары, аккошларның канат кагу мизгеле, лалә чәчәгенең җилдә назлы тибрәлүе, ак яулыклы әбиләр алъяпкычындагы һәм яшь кызларның көмеш беләзекләрендәге бизәкләр чагылышы, әнкәйләрнең бишек моңнары, туган яктан искән назлы таң җиленең кайнар сәламе, болын — кырларның язын  шаулап чәчәк атуы, милли бәйрәмнәрнең гүзәл аһәңе!.. Кайвакыт, татар биюе тапшырган могҗизаны ноталарга язып та, бию хәрәкәтләре аша да күрсәтергә мөмкин түгел, бары тик йөрәк аша гына тоемлап, остаздан укучыга, ата-бабалардан киләчәк буынга мирас итеп калдырырга була. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең берничә буын музыкантлары, балетмейстерлары һәм биючеләре уникаль характерлы милли образларны өйрәнү, саклап калу һәм киләчәккә тапшыру өчен дистә еллап гомерләрен багышладылар. Ансамбльнең «Алтын Фонд»ын танылган композиторлар, рәссамнар һәм фольклорчылар һәрдаим баетып тордылар. Монда иң беренче булып халык станогы җыелды. Бирегә халык музыкасы, биюе һәм костюмнары буенча тәҗрибә тупларга киләләр. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле халык мирасын саклап кына калмый, аны татар сәнгатенә тугры булган тамашачыларына бүләк тә итә!

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*