tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кабан күле буенда «Сөембикә» журналының «Азат хатын» дип исемләнгән күргәзмәсе була
Кабан күле буенда «Сөембикә» журналының «Азат хатын» дип исемләнгән күргәзмәсе була

Кабан күле буенда «Сөембикә» журналының «Азат хатын» дип исемләнгән күргәзмәсе була

30 май көнне 17.00 сәгатьтә Кабан күле буенда — Г. Камал театры каршында «Сөембикә» журналының «Азат хатын» дип исемләнгән уникаль күргәзмәсе оештырыла.

Күргәзмә ачылышында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Күргәзмәдә төрле елларда дөнья күргән журнал тышлыклары тәкъдим ителәчәк. «Сөембикә»нең һәр тышлыгы — үзе бер тарих. Аларның һәрберсе илебез үткән эпоханы чагылдыра: революция, НЭП, илне индустрияләштерү, сугыш еллары, сугыштан соңгы күтәрелеш чоры, тыныч тормыш.

Күргәзмә журнал тышлыгы кичергән үзгәрешләрне дә күрсәтә — иллюстрацияләрне фотосурәт алыштыра, таныш булмаган хатын-кыз портреты урынына чын героиня килә. Бүген исә «Сөембикә» тышлыкларын авыл хезмәтчәннәре, уңышлы җитәкчеләр, иҗади интеллигенция вәкилләре, эшмәкәр, табиб һәм укытучы ханымнар бизи. Әмма элек тә, хәзер дә беренче чиратта аларның һәрберсе — хатын-кыз!

«Сөембикә» журналын Татарстанда гына түгел, Россиянең бөтен төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә дә алдыралар һәм укыйлар. Чит җирләрдә гомер иткән милләттәшләребезне ул туган як, рухи Ватаннары белән бәйләп тора.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*