tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород Россия студентларын җыйды
Түбән Новгород Россия студентларын җыйды

Түбән Новгород Россия студентларын җыйды

15-20 май көннәрендә, Фән һәм технологияләр елы кысаларында, Түбән Новгородта “Студентлар язы” XXIX Бөтенроссия фестивале узды. Биредә 77 регионнан килгән 3,5 меңнән артык  төрле уку йортларының сәләтле студенты 10 иҗади юнәлеш буенча үз проектларын, презентацияләрен тәкъдим иткән. Ахырда шул номинацияләр буенча иң яхшылар билгеләнгән һәм иң куанычлысы: нижгарлылар төрле дәрәҗә лауреат исемнәренә күпләп лаек булган.

Фестивальдә Президентның Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, өлкә губернаторы Глеб Никитин һәм башка югары дәүләт түрәләре катнашкан. Шушы мәртәбәле чараны ачу тантанасында Кызыл Октябрь районы мәгариф комитетының яшьләр эше буенча баш белгече Светлана Камалетдинова җитәкчелегендә 12 кешелек делегация чакырулы (фотода аларның бер өлеше) иде һәм алар бу чарадан бик күп уңай тәэсирләр алып кайткан.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*