tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче тапкыр узган «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» фестивале нәтиҗәләре билгеле
Беренче тапкыр узган «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» фестивале нәтиҗәләре билгеле

Беренче тапкыр узган «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» фестивале нәтиҗәләре билгеле

Кичә «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» I региональ этномәдәни студентлар фестиваленең нәтиҗәләре гала-концертта ясалды. Гала-концерт Идел буе дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм университетының концертлар залында узды.

Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Идел буе дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм университеты оештырды. Әлеге чарада катнашырга сигез югары уку йортыннан йөздән артык студент теләк белдергән.

Гала-концертта чыгыш ясаган студентлар һәм коллективлар:

Эчке эшләр министрлыгы Казан юридик институтының «Вдохновение» хореография ансамбле;
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары Диләрә Исмәгыйлева һәм Адель Нәбиуллин;
Казан милли тикшеренү технология университетының «Шахназ» бию коллективы;
Казан федераль университетының «Бәйрәм» фольклор ансамбле;
А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының «Шум» иҗади остаханәсе;
Казан дәүләт медицина университетының «Настроение на 16» хореография коллективы;
Идел буе дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм университетының иҗат коллективы.
Һәр катнашучы диплом белән бүләкләнде.

«Без киләчәктә әлеге чарага күбрәк кеше җәлеп итәр өчен, төрле формадагы грантлар уйлап табарбыз», — диде Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

«Быел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үткәрелгән фестивальнең әһәмияте искиткеч зур, чөнки бергә дус, тату, матур яшәгәндә генә, бөтен проблемаларны хәл итеп була», — диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов быелгы фестивальдә күренгән кимчелекләрне киләчәктә бетерү хакында әйтте. «Бәлки үткәрелү вакыты бик үк уңышлы булмагандыр, хәзер студентларның сессия вакыты, киләчәктә моны уйларбыз», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*