tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында Түбән Новгород өлкәсе ханымнары да катнашты
VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында Түбән Новгород өлкәсе ханымнары да катнашты

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында Түбән Новгород өлкәсе ханымнары да катнашты

20-22 май көннәрендә Казанда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы гөрләп узды. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән бергәлектә оештырган әлеге җыенда егермегә якын чит илләрдән, Россиянең алты дистә төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан өч йөзгә якын татар хатын-кызлары катнашты.

Безнең төбәк делегациясе составында әлеге масштаблы чарада өлкә һәм Дзержинск шәһәре “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Зилә ханым Ахмадуллина белән Зөһрә ханым Абдулина, бу оешманың яшь активистлары Тәнзилә Смелова (Т.Новгород) һәм әлеге язма авторы катнашты (фотода Мәскәү һәм Мәскәү асты “Ак калфак” оешмалары җитәкчеләре, якташларыбыз Наилә Фатехова һәм Зәйнәб Сөләйманова белән).

Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын-кыз, – диләр. Җыенның да төп темасы – бүгенге вазгыятьтә аеруча актуаль булган милли гаилә, балаларга дөрес тәрбия бирү кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Беренче көнне җыенчылар өч юнәлештә оештырылган дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашты. Безнең төркем ТРның язучылар берлеге бинасында узган «Бүгенге әдәбият һәм җәмгыять» дигәнендә булып, язучы Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” китабын язу тарихын тыңлады.

«Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында булдык, «Яшел яр» укытучылар театры эшчәнлеге белән таныштык, хәзерге заман шәхес хатын-кызлары турында “Гомер хәситәсе” фильмын карадык, “Ирек” мәчетендә вәгазь тыңладык.

Форумның икенче көнендә «Чулпан» мәдәни үзәгендә оештырылган «Калфак туе»нда татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре күргәзмәсен, халык осталары һәм һөнәрчеләре ярминкәсен карадык. Шунда безнең деле-гациянең “Түбән Новгород” дип матур итеп чигелгән сөлгесе дә лаеклы урын алган иде, аны Спастагы “Арт-Септима” вокаль студиясе җитәкчесе Гүзәлия ханым Зинәтуллина әзерләде.

Төштән соң ТРның премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында пленар утырыш узды. Васил Габтелгаяз улы аккалфаклыларны җылы сәламләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды. Анда: “Татар хатын-кызлары заман белән бергә атлый. Хатын-кызлар абруен билгеләп, без сезне илнең күрке итеп бәялибез…», – дип әйтелгән иде.

Тулаем алганда, утырышта татар хатын-кызы нинди булырга тиеш, балаларны тәрбияләүдә хатын-кыз роле кебек мәсьәләләр күтәрелде, татар гаиләсе дәрәҗәсен үстерү максатыннан, милли тормыш нигезләрен, халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен кайтару буенча эшчәнлекне дәвам итәргә кирәклеге ассызыкланды.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*