tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында онлайн лекция узачак
Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында онлайн лекция узачак

Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында онлайн лекция узачак

Бүген, 15 май көнне, көндезге сәгать өчтә (15.00) Islam-Today.ru мәгълүмати-аналитик порталының Инстаграмдагы @islam_today_huzur битендә чираттагы онлайн ачык лекция Кадер кичәсенең фазыйләтләренә багышланачак. Әлеге чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые вазыйфаларын башкаручы, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков чыгыш ясаячак.

Лекция кысаларында Булат хәзрәт тыңлаучыларга Кадер кичәсенең тарихы, бу кичәне Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ ничек уздыруы, Кадер кичәсен ничек белергә, аның билгеләре һ.б. турында сөйләячәк.

Сорауларны Инстаграм социаль челтәрендә @islam_today_huzur аккаунты аша туры эфирда бирергә мөмкин. Алар татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*