tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калда авылында Сабан туе
Калда авылында Сабан туе

Калда авылында Сабан туе

Ульяновск өлкәсе, Барыш районы Калда авылында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Анда үрнәк гаиләләрне, хезмәт батырларын хөрмәтләделәр.

Җыр һәм хезмәт тантанасы кунакларын авыл мәчете имамы Рәфик хәзрәт Кавеев, район хакимияте башлыгы Алексей Терентьев, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты, “Бердәм Россия”нең региональ исполкомы җитәкчесе Константин Долгов, Зөя Башы шәһәр җирлеге башлыгы Ринат Сяпуков, авыл администраторы, җирле автономия рәисе Вәгиз Суслин, авыл малтабарлары сәламләде.

Бәйрәмдә менә 67 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлаучы бәхетле пар – Шамил Абдулхак улы белән Саҗидә Умәр кызы Камаевларны хөрмәтләделәр. Алар матур гына яшәп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Шулай ук авыл тормышында, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыганак: “Өмет” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*