tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Калеб» яшь прозаиклар иҗаты һәм Кариев театрының пространствосы буенча сәяхәткә дәшә
«Калеб» яшь прозаиклар иҗаты һәм Кариев театрының пространствосы буенча сәяхәткә дәшә

«Калеб» яшь прозаиклар иҗаты һәм Кариев театрының пространствосы буенча сәяхәткә дәшә

Калеб» яңа буын җыены сезне 26 октябрь 18:30 сәгатьтә булачак премьерага дәшә!
«Өчәү» – яшь прозаиклар Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова, Райнур Әгъләметдинов әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән фрагментлар.

  • Өч автор
  • Өч караш
  • Өч дөнья

Кемнәр алар? Безгә нәрсә җиткерергә телиләр? Дөньяларында кемнәргә урын бар?
«Калеб» сезне яшь прозаиклар иҗаты һәм Кариев театрының пространствосы буенча сәяхәткә дәшә. Бу сәяхәттә без һәр өч иҗатчының әсәрләренә һәм фәлсәфәсенә орына, ныграк күмелә алачакбыз.

Блогерлык җене кагылган үсмер малай. Каһвәдән башын югалткан яшь кыз. Язмышына оттырган карт. Алар безгә танышмы? Әллә бөтенләй читме? Карыйк та уйланыйк. Карыйк та гыйбрәт алыйк. Карыйк та сискәник. Карыйк та сорауларыбызга җавап эзлик… Табыйк.

  • Нәрсә кадерле безгә бу тормышта?
  • Ниләрне күз уңыннан ычкындырабыз?
  • Һәм кая йөгерәбез?

Режиссёр: Әминә Миндиярова

Иҗат төркеме: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Денис Михайлов, Альмир Әүхадуллин, Эльдар Гиниятов, Ләйсән Абдуллина, Лилия Исхакова, Екатерина Тарасова, Айдар Абдрахимов, Руслан Исхаков, Полина Шевлягина, Иван Веретельный, Рөстәм Рафигуллин, Камил Волков, Алсу Идрисова, Руслан Габбасов, Самат Мөхәммәтҗанов, Әдилә Мостафина, Илидә Җәләлиева, Әдилә Исмәгыйлева, Камилә Яркова, Ризәлә Сибгатова, Евгения Худова, Лия Халикова, Анна Романова, Анна Новикова, Елисей Иманов, Елизавета Володина.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*