tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хабаровск мөселманнары Мәүлид кичәсенә җыелды
Хабаровск мөселманнары Мәүлид кичәсенә җыелды

Хабаровск мөселманнары Мәүлид кичәсенә җыелды

Хабаровск шәһәренең «Южный» гыйбадәт йортында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) туган көне уңаеннан «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме узды. Бу хакта Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселманнарны «Южный» гыйбадәт йорты имамы Мәхмәдкәрим хәзрәт Сәедрахмонов һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие ярдәмчесе Мөхәммәтгәрәй хәзрәт Яндиев тәбрик итте. Кичәне Хабаровск крае һәм Еврей автономияле өлкәсе имам-мөхтәсибе Идрис хәзрәт Камаев алып барды.

Кичәдә Хабаровск шәһәренең дини-агарту үзәкләре һәм якшәмбе мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр башкаруында ислам динен тотучы халыкларның милли телләрендә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) хөрмәтенә мәүлидләр, нәшидләр һәм салаватлар әйтелде, Коръән сүрәләре укылды.

Аннары кунакларны бәйрәм табынына чакырдылар. Кичке аштан соң Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әхмәт хәзрәт Гарифуллин призларына Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) тормышына бәйле фактларны белүгә нигезләнгән викторина үткәрелде.

Бәйрәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең Instagram социаль челтәрендәге рәсми аккаунты аша трансляцияләнде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*