tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калимуллиннар – Самара өлкәсенең Гали авылында яшәүче үрнәк гаилә
Калимуллиннар – Самара өлкәсенең Гали авылында яшәүче үрнәк гаилә

Калимуллиннар – Самара өлкәсенең Гали авылында яшәүче үрнәк гаилә

Самара өлкәсенең Гали авылында яшәүче Зәйтүнә апа һәм Рөстәм абый 1971нче елның март аенда кавышалар. Зәйтүнә апа күп балалы Калимуллиннар гаиләсенә килен булып төшә. Үзе дә күп балалы, дини гаиләдән була. Рөстәм абый җиде баланың өченчесе. Бием-биаталары- Шәфигулла абый һәм Нәфисә апа белән бер елда дүрт ай бергә яшәгәч, бурычка өй сатып алып, аерылып чыгалар. Рөстәм абый колхозда эшли, Зәйтүнә апа шәфкать туташы булып 40 елдан артык авыл ФАПында хезмәт куя. Аны авыл халкы, йомшак күңелле һәм ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итәләр.

Калимуллиннар гаиләсендә өч бала дөньяга килә. Алар балаларына яхшы тәрбия бирәләр, югары уку йортларында укыталар. Олы уллары плановый институтны бетереп, ике ел налоговыйда эшли. Гомере кыска була. 24 яшендә фаҗигале үлем гомерен кисә. Икенче уллары Рәсих, Самарада милиция мәктәбендә белем ала, эшли һәм шул вакытта Нижний Новгород шәһәрендә очно-заочно милиция уку йортында югары белем ала. 20 елдан артык хезмәт итә. Өч ел инде лаеклы ялда. Гаиләсе белән Самарада яши. Рәсихның олы улы политех. институтта укый, икенче улы мәктәпнең 3 сыйныфында белем ала.

Рөстәм абый исән вакытында Зәйтүнә апа белән олы хаҗ кылдылар.

Зәйтүнә апа Равил улы һәм килене Лилия белән бергә яши. 5 оныгы. Барысы да кыз балалар. Икесе мәктәптә бик тырышып, яхшы билгеләргә генә укый. Мәдрәсәгә йөреп, дини белем алалар. Өч оныгы бакчага йөри.

Равил бик уңган егет. Алар гаиләсе белән ике зур теплица тота, мал-туар асрый. Шулай ук ул да, абыйлары кебек, Самарга укырга бара, ләкин плановый институтның 4нче курсын ташлап авылга кайта. Югары белемне читтән торып ала.

Шәһәр тормышын ул кабул итми. Авылны бик ярата.

Калимуллиннар гаиләсе дус, тату, бик мул, таза тормышта яши. Сокланырлык, үрнәк гаилә.

Кәүсәр Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*