tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калининград өлкәсендә Сабантуйны «Кардәшлар» җәмгыяте оештыра
Калининград өлкәсендә Сабантуйны «Кардәшлар» җәмгыяте оештыра

Калининград өлкәсендә Сабантуйны «Кардәшлар» җәмгыяте оештыра

16 июльдә Россиянең көнбатышында – Калининград өлкәсендә татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме Сабан туе узачак. Бәйрәмне «Кардәшлар» төбәк татар-башкорт мәдәният җәмгыяте оештыра. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм урыны итеп Калининград өлкәсе Гурьевск шәһәренең Мәдәният паркы территориясе сайланган. Сабантуй гадәттәгечә табигать кочагында уздырыла. Бәйрәмгә барлык халык һәм кунаклар, барлык милләт кешеләре, өлкәнең милли-мәдәни бергәлекләре чакырыла.

Концерт программасында җыр-бию, традицион уеннар һәм ярышлар бар. Конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләрне призлар һәм сувенирлар көтә. Кунаклар милли ризыкларны татып карый алачак.

Сабантуйның төп ярышы – милли көрәш, абсолют батырга тәкә тапшырылачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*