tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калининград өлкәсендә үлемсез батыр шагыйрьләр Муса Җәлил һәм Фатих Кәримне искә алдылар
Калининград өлкәсендә үлемсез батыр шагыйрьләр Муса Җәлил һәм Фатих Кәримне искә алдылар

Калининград өлкәсендә үлемсез батыр шагыйрьләр Муса Җәлил һәм Фатих Кәримне искә алдылар

Калининград өлкәсендә бөек татар шагыйребезләргә багышланган истәлекле чаралар узды. Фатих Кәрим һәм Муса Җәлил  татар халкының героик елъязмасына кергән шәхесләр.

Быел 1945 елның Көнчыгыш-Пруссия операциясе вакытында Ф. Кәримнең һаләк булуына 77 ел тулды һәм Муса Җәлилнең тууына 116 ел.

Чаралар 19 февральдә яугир-шагыйрь Фатих Кәрим белән бәйле урыннарны караудан башланды.  Нәкъ шул көндә, 1945 елның 19 февралендә шушында үзенең соңгы биеклеген алганда, сапёрлар взводы командиры лейтенант Фатих Кәрим һәлак була. Әмир Хәйруллин җитәкчелегендәге кечкенә төркем «Кардәшләр» Мәдәният җәмгыяте рәисе, сапёрлар взводы командиры лейтенант Ф. Кәрим һәлак булган урынга килде. Анда хәтер тактасы урнаштырылган. Бу Багратион районы Владимирово бистәсеннән ерак түгел. Андагы Мәдәни үзәктә шагыйрьнең батырлыгына багышланган музей бар.

Бөек шагыйрь Фатих Кәрим һәйкәленә дә чәчәкләр куелды. Аның соңгы җирләнгән урыны – Багратионовск шәһәренең хәрби мемориалы. Хәзерге вакытта Калининград өлкә тарих-сәнгать музеенда беренче кабернең  табличкалары кадерләп саклана.

Беренче дүраль табличкада аның исән калган сугышчылары болай дип язып куйган: «лейтенант Фатих Карим – татарский поэт, погиб героем в бою с немецкими захватчиками 19.2.1945 г.». Икенче табличкада түбәндәгеләр язылган: «сержанты: Пригодин К.И. Кушнаренко П.П. красноармецы: Жердев С.М. Клеменчук И.С. Галецкий И.С. Коношев С.Я. Гриншпун Я.С. Алегужа М.И. Корпенов Р.Е. геройски погибли в бою 19.02.1945г».

20 февральдә барлык санитар-эпидемиягә каршы нормаларны үтәүне исәпкә алып, «Кардәшләр» җәмгыяте әгъзалары, Космонавт А.А. Леонов исемендәге Калининград китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлил һәм сугышчы – шагыйрь Фатих Кәрим иҗаты буенча әдәби очрашу уздырдылар. Китапханәдә аларның шигырьләре яңгырады. Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Фатиховнаны да хөрмәтләп искә алдылар. Шагыйрьләрнең шигырьләрен, аларның биографиясен җәмгыятьнең актив әгъзалары Сәлимә Яһудина, Наилә Залетдинова, Рөстәм Ялалов укыдылар.

«Калининград өлкәсе атаклы кешеләре» программасы кысаларында 2022 елның 25 февралендә “Кардәшләр” мәдәният җәмгыяте катнашында Калининградтагы А.Гайдар исемендәге китапханәдә, шулай ук Багратионовск шәһәренең китапханәсендә һәм Владимирово бистәсенең Мәдәни үзәгендә Фатих Кәримнең батырлыгына һәм иҗатына багышланган әдәби чаралар планлаштырылган.

Рамил Каюмов

Калининград өлкәсе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*