tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры «Хуш, авылым» документаль спектакль премьерасын тәкъдим итә
Камал театры «Хуш, авылым» документаль спектакль премьерасын тәкъдим итә

Камал театры «Хуш, авылым» документаль спектакль премьерасын тәкъдим итә

4, 5 һәм 6 декабрьдә Камал театрының Кече залында “Хуш, авылым” спектакленең премьерасы була. Спектакльнең авторы һәм режиссёры – Айдар Җаббаров. Рольләрдә: Татарстанның атказанган артистлары Эмиль Талипов, Ләйсән Фәзуллина, шулай ук, яшь артистлар Эльвир Сәлимов, Алинә Мөдәрисова, Алмаз Борһанов һәм Гүзәл Гюльвердиева.

Татар әдәбияты, драматургиясе һәм театры өчен авыл элек-электәннән төп сәнгати өйрәнү темаларының берсе булып тора. Һәр тарихи чорның үз авылы һәм аның белән бәйле проблемалары, конфликтлары, геройлары һәм антигеройлары, сораулары һәм икеләнүләре, котылгысыз яки ачык финалы…

Айдар Җаббаров: «Мин, күп кенә яшьтәшләрем кебек, каникулларны әбием белән бабаем яшәгән авылда үткәрә идем. Еллар үткәч, үсеп егет булгач, әби белән бабай инде бакыйлыкка күчкәннән соң, үзебезнең авылдагы өйгә кайттым һәм бер мизгелдә тетрәнеп куйдым: тиздән бу авыл бетәчәк, юкка чыгачак. Мине ниндидер сагыш басты, Чеховтагы сыман “әйтерсең, бөтен утлар сүнде…” Һәм шул кичтә мин биредә кайчандыр тормыш кайнап торган: кешеләр яшәгәннәр, киләчәк дип тырышканнар дип уйландым. Элек монда рәхәт, күңелле иде. Ә хәзер – сагыш, сагыну гына…

Пандемия һәм үзизоляция вакытында миңа видео җибәрделәр, анда бер авыл агае гармунда уйный. Һәм янә теге кич исемә төште, хисләр яңарды. Шунда бүгенге көндә авылларның ничек яшәве, авыл кешеләренең язмышлары белән якыннанрак танышу теләге уянды.

Өстәвенә, мин күптән вербатим техникасында эшләп карарга, тамашачы белән аралашуның әлеге ысулын өйрәнергә тели идем. Театр минем идеямне кабул итте һәм без артистлар белән июнь аенда ук, Татарстан авыллары буйлап, тере, чын тарихлар эзләп сәяхәткә чыктык.

Без 20дән артык “бетеп баручы”, кечкенә авылларда булдык, 50-60 тирәсе интервью эшләдек. Бер-берсен кабатламаучы, төрле язмышлар белән таныштык. Үзләренең тормышлары турында бик теләп сөйләүчеләр дә, сөйләгәннәрен кулланырга рөхсәт итмәүчеләр дә очрады. Ул кешеләр арасында ялгызлыкка исләре китмәүчеләр дә, үзгәртеп булмас тормыш шартлары колына әверелеп, соңгы көннәрен ташландык йортлар арасында яшәргә мәҗбүр булганнары да очрады. Безнең геройлар арасында үзләренең тамырлары хакында белүчеләр, нәселләре, авылларының барлыкка килү тарихы турында җентекләп сөйләүчеләре дә бар. Авылның хәзергесе һәм үткәне турындагы бу тарихларны бергә туплагач, бик кызыклы гына контекст килеп чыга. Ул, үз чиратында, бүгенге көнгә генә түгел, киләчәккә дә бәйле күп кенә сорауларга да җавап табарга ярдәм итә…

Без документаль спектаклебездә әдәби текстлар да кулланачакбыз. Геройларыбызның монологлары классиклар тудырган әдәби образларда да чагылачак.

Спектакльдә вакыйгалар авыл клубында башланып китә, анда кичләрен әле гөрләп яшәүче авыл халкы җыйнала, алар чираттагы ниндидер мөһим мәдәни чарага әзерләнә… Гармун да, жырлар, биюләр дә булачак, ә иң мөһиме, матур киләчәккә ышанган чын кешеләр тормышы.

Спектакльдә татарлар, татар теле, ватаныбыз, тамырларыбыз, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез турында уйланулар котылгысыз… Татар авылыннан – көч, ирек, яшәүгә сусау урыныннан мәхрүм калган киләчәгебез нинди булыр?!».

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*