tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры «Мәңгелек буран» спектакленең премьерасын әзерли
Камал театры «Мәңгелек буран» спектакленең премьерасын әзерли

Камал театры «Мәңгелек буран» спектакленең премьерасын әзерли

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының  Ч.Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча куелачак «Мәңгелек буран» спектакленең премьерасы уза.

«Гасырдан да озын көн…» — Чыңгыз Айтматов иҗатында шактый мөһим урынны алып торучы әсәрләрнең берсе. Төрле вакыт аралыкларын һәм сәнгати чараларны берләштергән, фантастика, мәсәлләр һәм реализмга корылган, маңкортлар хакындагы билгеле легенданы, данлыклы ак дөя Каранар токымын яктыртуны үз эченә алган роман бүгенге көндә дә актуаль, дип яза театр матбугат хезмәте.

«Мәңгелек буран» спектакльнең режиссеры — Илгиз Зәйниев, рәссам — Геннадий Скоморохов, композитор — Эльмир Низамов, балетмейстер — Сәлимә Әминова.

Премьера 4, 5, 6 һәм 7 ноябрьгә билгеләнгән.

Фото: kamalteatr.ru

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*