tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында Разил Вәлиевның иҗат кичәсе аншлаг белән үтте
Камал театрында Разил Вәлиевның иҗат кичәсе аншлаг белән үтте

Камал театрында Разил Вәлиевның иҗат кичәсе аншлаг белән үтте

Камал театрына Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның иҗат кичәсенә килүчеләр аны фойедан ук котлый башлады.

«Разил абый һәрвакыт яшьләргә хәерхаклы булды. Безнең «Калеб» берләшмәсен дә сөенеп кабул итте, киңәшләрен бирә иде. Без аны Туфан Миңнуллинның фикердәше буларак та яратабыз», – диде Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Ул «Мәдәният дөньясы» тапшыруын алып барганда Разил Вәлиевның тапшыруда еш кунак булуын искә төшерде. «Ул һәрчак читкә китмичә иң кирәкле төп сүзне генә әйтә белә. Шуңа аны еш чакыра идек», – диде ул.

Камал театрында Разил Вәлиевның иҗат кичәсе башланып китте. Камал театры залында аншлаг. Билетларның бер өлеше Татарстан Язучылар берлеге аша таратылган. Байтагы касса аша сатылды, дип ачыклык кертте оештыручылар.

Разил Вәлиевның 75 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе шагыйрьнең шигырьләре белән башланып китте. Кичәне «Татар-информ» онлайн күрсәтте.

Фойеда Разил Вәлиев китапларыннан күргәзмә оештырылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*