tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында Ркаил Зәйдулланың юбилей кичәсе узды
Камал театрында Ркаил Зәйдулланың юбилей кичәсе узды

Камал театрында Ркаил Зәйдулланың юбилей кичәсе узды

Камал театрында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан халык депутаты Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе узды.

Рәсми котлаулар өчен сәхнәгә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күтәрелде. «Ркаил белән утырып сөйләшү үзе бер бәхет. Аның дәүләт советына сайлануы зур дәрәҗә. Аңа халык та ышана», — диде ул Ркаил Зәйдулланы котлап.

Фәрит Мөхәммәтшин Ркаил Зәйдулланың Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлангач үз алдына Берлек дәрәҗәсен күтәрү максаты куюын ассызыклады.

Ул аңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлау хатын, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырды.

Ркаил Зәйдулланы ТР Премьер министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев котлады. «Бөтендөнья татар конгрессы Ркаил Зәйдулланың юбилеен уздыруга чират көтә», — диде ул.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*