tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Үзбәкстанда татарлар белән очрашты
Татарстан Президенты Үзбәкстанда татарлар белән очрашты

Татарстан Президенты Үзбәкстанда татарлар белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстанга эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул Ташкент шәһәрендә милләттәшләребез белән очрашты. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ташкент шәһәре татар мәдәни-агарту иҗтимагый үзәге идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин, Үзбәкстан татар- башкорт аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин, шулай ук Газинур Бакиров, Айдар Ахтареев катнашты.

Ришат Нәбиуллин Татарстан Президентын Үзбәкстан татарлары исеменнән сәламләде. 8 нче апрельдә биредәге татар  оешмасының 30 еллыгы узачагын җиткерде, башкарган эшләре хакында сөйләде. Үзбәкстандагы милләттәшләребез Казанда үткәрелчәк VIII съездга делегация җибәрергә җыенуларын да әйтте. Хәзерге вакытта Үзбәкстанда 300 меңнән артык татар яши.

Рөстәм Миңнеханов Ташкенттагы татар оешмасының 30 еллыгына Татарстаннан да делегация катнашырга тиеш, дип белдерде. “Үзбәкстанда яшәүче милләттәшләребезне Казанда көтеп калабыз. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаенннан оештырылучы чараларга да килегез,”-диде Президент.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*