tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Дагыстанда мөфти һәм хөкүмәт рәисе белән очрашты
Камил хәзрәт Дагыстанда мөфти һәм хөкүмәт рәисе белән очрашты

Камил хәзрәт Дагыстанда мөфти һәм хөкүмәт рәисе белән очрашты

Зөлкагъдә аеның 27-нче көнендә (18 июльдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан Республикасына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул ике мәртәбәле зат – Дагыстан Мөфтие шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаев һәм ДР Хөкүмәте Рәисе Артем Здунов белән очрашты. Очрашуда шулай ук ДР Мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев һәм Камил хәзрәтне сәфәрдә озата барган аның халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов катнашты.

Камил хәзрәтнең Дагыстан мөселманнарының мөхтәрәм рухи лидеры Әхмәд хаҗи белән әңгәмә барышында ике мөфтият арасында уртак эшчәнлек, Россиядә Ислам үсеше, Рамазан нәтиҗәләре, пандемия шартларында эш тәҗрибәсе, якынлашып килүче Корбан гаетен уздыру планнары хакында сөйләшенде.
ДР Хөкүмәте рәисе Артем Алексеевич белән исә җитәкчеләр ике республиканың

дәүләт-дин мөнәсәбәтләре һәм шушы өлкәдә тәҗрибә уртаклашуга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Махачкалага сәфәре кысаларында ДР милли сәясәт һәм дин эшләре буенча министры Энрик Мөслимов белән дә күреште.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*