tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мозаффария» татар мәктәбенең язмышы турында хәбәр итте
Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мозаффария» татар мәктәбенең язмышы турында хәбәр итте

Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мозаффария» татар мәктәбенең язмышы турында хәбәр итте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инстаграм битендә «Мозаффария» кызлар өчен татар мәктәбенең язмышы турында хәбәр иткән.

“Мозаффария” турында кызыксынып миңа милләттәшләрдән сораулар килә. Киң җәмәгатьчелектә әлеге проектны гамәлгә ашыруга битараф булмаган мөнәсәбәт, һичшиксез, сөендерә.

Мөфтияткә аны тормышка ашыруда ярдәм һәм кызыксыну белдерүчеләргә мин ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Уртак көч белән бу проектны сафка бастыру өчен 600 мең сумнан артык акча җыелды. Төп иганәчеләр белән аерым сөйләшеп, без акча җыюны туктатып торырга дигән уртак карарга килдек. Ник дигәндә, Аллаһ насыйбы һәм битараф булмаган кардәшләр ярдәме белән «Мозаффария» мәдрәсәсеннән күпкә зуррак, яңа һәм заманча бина төзү өчен җир бүлеп бирү мөмкинлеге килеп чыкты. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә барлык кызыксынган яклар тарафыннан да актив өйрәнелә һәм эшкәртелә. Җыелган барлык акчалар исә, һичшиксез, үзенең турыдан-туры билгеләнеше буенча – татар мәктәбен төзүгә юнәлдерелү өчен сакланып тотылачак.

“Мозаффария”дә хәзерге вакытта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең кызлар өчен уку корпусын урнаштыру максатында ремонт алып барыла – билгеле булганча, кызлар һәм егетләр аерым шартларда укырга тиеш. Ремонт эшләре “ТР вакфы” фонды һәм ТР МДН акчалары хисабына бар.

Татар мәктәбен төзү мәсьәләсендә алга китешләр турында мөфтият өстәмә рәвештә үзенең рәсми мәгълүмат чараларында хәбәр итәчәк. Әлеге проект белән кызыксынучыларга, дога, сүз һәм гамәл белән ярдәм итүчеләргә тагын бер кат тирән рәхмәтемне белдерәм”, – дигән ул.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*