tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Президентның һәр Юлламасы зур мәгънәгә ия»
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Президентның һәр Юлламасы зур мәгънәгә ия»

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Президентның һәр Юлламасы зур мәгънәгә ия»

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие:

– Президентның һәр Юлламасы зур мәгънәгә ия. Шәхсән үзем аны бик игътибар белән тыңлыйм һәм аннан соң да озак вакыт анализлыйм. Юлламада киләсе елны Татарстанда “Туган телләрне һәм халык бердәмлеген саклау елы” дип игълан ителәчәге билгеле булды. Бу җөмләне ишетеп мин бик сөендем. Моны барлык имамнар да хуплыйдыр дип уйлыйм. 2020 ел Телләрне саклау елы булгач, безнең бу мәсьәләдә эшләү тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, моңа кадәр без 20 мәчеттә бушлай татар телен укытсак, быел курслар 100 мәчеттә башлана. “Хозур” каналында тапшырулар эшләнде, уку әсбаплары булдырылды. Шуңа күрә без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер. Бу мәсьәләдә без Президентың ярдәмчеләре, таянычлары. Эшендә аңа акыл һәм сабырлык телибез.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*