tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Туган Батыр образын тәкъдим итте
Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Туган Батыр образын тәкъдим итте

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Туган Батыр образын тәкъдим итте

7 июль көнне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Туган авылым» милли комплексында булды. Мөхтәрәм кунаклар арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Васыйл Шәйхразиев, ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова һ. б. бар иде.

Биредә Камил хәзрәт Сәмигуллин «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы Радик Габдрахманов белән бергә Рөстәм Нургали улына Туган Батыр образы эшләнмәсен бүләк итте. Камил хәзрәт сүзләренә караганда, Туган Батыр образы татар халкының риваятьләреннән һәм әкиятләреннән барлыкка килгән. Бу – чын татар сугышчысының намуслылык һәм батырлык символы. Радик Габдрахманов, үз чиратында, әлеге идеяне ватандашлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, уенчыкларны күпләп ясаучылар һәм башкаларның хуплаячагына ышаныч белдерде. Бу һәр татар малаенда үз халкының лаеклы улы – чын Туган Батыр, үз Ватанының яклаучысы булу теләген уятырга мөмкинлек бирәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*