tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт “Яшь килен” проектында катнашучылар белән очрашты
Камил хәзрәт “Яшь килен” проектында катнашучылар белән очрашты

Камил хәзрәт “Яшь килен” проектында катнашучылар белән очрашты

18-нче март көнне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәт гамәлгә куйган “Яшь килен” проектында катнашучы мөслимәләр белән очрашты. Очрашуда сүз Коръән кушканча яшәү, мөслимәнең сыйфатлары, дәгъват кылу нигезләре, Аллаһының ризалыгына ирешү юллары, гыйлем алуның әһәмияте, гаиләдә ир-атның һәм хатын-кызның бурычлары хакында барды. Сөйләшү темасы буларак “Коръәндә кыз, хатын, ана” дип билгеләнгән иде, шуңа да мөфти хәзрәт очрашуда катнашучыларга Коръәннән аятьләр китереп, хатын-кызның күркәм сыйфатларына тукталды. Ни өчен иң беренче өстен сыйфатлардан хатын-кызларда тыйнаклык, ә ир-атларда тәкъвалык булырга тиешлеген аңлатып узды.

Камил хәзрәт Коръәндә барлык сорауларга да җаваплар бар, дип белдерде һәм хатын-кыз нинди булырга тиеш дигән сорауга җавапны “Әл-Касас” (Кыйсса) сүрәсеннән табып бирде. Әлеге сүрәдә Муса галәйһиссәламнең Мисырдан качарга туры килүе әйтелә. Ул ике төп юлга түгел, ә тар юлга кергәнлектән, аны куып җитә алмаганнар. Шулай итеп ул сигез төн буена яланаяк хәлдә булган һәм агач яфракларыннан башка берни дә ашамаган. Әмма Аллаһы Тәгаләгә карата тәвәккәллеген һәм яхшы уен һич бозмаганы өчен, Раббысы аңа Җәбраилне (галәйһиссәлам) җибәргән һәм Мәдьянгә юлны күрсәткән.

Мәдйән суы (булган коега) барып җиткәч, анда төрле кешеләр төркеме тапты, алар (терлек-туарларына) су эчерәләр иде. Алардан түбәндәрәк исә (кешеләрдән бераз читтә торган) ике хатынны тапты, алар (башка сарыкларга кушылып китмәсеннәр дип, аларны) куып торалар иде. Ул: “Сез икәү ни телисез (нишләп судан ерак торасыз)?” – диде. Ул икәү: “(Чит ирләр арасына кермәс өчен) Көтүчеләр (үз малларын эчереп, су яныннан) киткәнче, без (сарыкларыбызны) эчермибез, атабыз исә бик карт инде (башка беркемебез дә булмаганга күрә, эш безнең җилкәләргә төште)”, – диделәр. 24. Ул икесе өчен (сарыкларын) эчерде, шуннан соң (бик каты эссе булганлыктан) күләгәгә кайтты һәм: “И, Раббым! Мин хәердән (һәм ризыктан) Син миңа иңдергән (һәм иңдерәчәк) нәрсәгә мохтаҗмын”, – диде. 25. (Хатыннарның) Икесеннән берсе (киеме белән йөзен каплап,) оялып кына килде һәм: “Безнең өчен (сарыкларыбызны) эчергәнеңнең хакын бирергә дип, әтием сине чакыра”, – диде. Аңа килгәч һәм (башыннан кичкән) вакыйганы сөйләп биргәч, ул: “(Бу туфракларда фиргавеннең хөкеме йөрмәгәнгә күрә,) Курыкма. (Моннан соң) Ул залимнәр кавеменнән котылдың”, – диде . 26. (Кызларның) Икесеннән берсе: “И, әтием! Син аны (сарыкларыбызны карау өчен) ялла, ул бит ялланган кешеләреңнән иң яхшысы, көчле һәм ышанычлы ”, – диде. 27. (Кызының бик оста итеп әйтелгән сүзләренә) Ул (Шугайб (галәйһиссәлам) Мусага (галәйһиссәлам)): “Һичшиксез, мин синең миңа (мәһәр буларак) сигез ел яллануың бәрабәренә шушы кызларымның берсен сиңа никахларга телим. Әгәр дә (бу яллану вакытын) унга тутырсаң, (бу минем шартым түгел,) синең үзеңнән (тора). Минем (ун елны тутырырга мәҗбүр итеп, энәсеннән җебенә кадәр вакытны исәпләп һәм эшләреңне артыңнан тикшереп йөреп,) Сиңа авырлык тудырасым килми, ин шәә Аллаһ, тиздән син мине (туры сүзле һәм күркәм холыклы) изге кешеләрдән (берсе икәнемне) табачаксың”, – диде. 28. Ул: “Бу (килешү) минем белән синең арада. Ул ике вакытның (кыскасынмы, озынынмы) кайсын тутырсам да, (ун елдан артыгы сорала алмаган кебек, сигез елдан күбрәген сорап та) миңа карата хаксызлык булмас. Аллаһ бит (без килешкән шартлар турында) сөйләгән нәрсәләребезгә (шаһит булган бер) Яклаучы”, – диде. (“Касас” сүрәсе, 23-28-нче аятьләр).

– Пәйгамбәр кадәр пәйгамбәр әлеге кызның әтисенә ун ел эшләү шартына барырлык бу кыз турында без ниләр беләбез соң? Аның нинди сыйфатлары бар? – дип мөрәҗәгать итте мөфти яшь мөслимәләргә. – Коръәндә аның буе-сыны турында әйтелгәнме? Юк. Ул бары яшь бер кыз. Аның иң беренче сыйфаты – ул тыйнаклык. Хатын-кыз, әни, әби өчен иң җитди сыйфат нәрсә? Ул – тыйнаклык. Аннары бу кыз турында ниләр беләбез? Ул – акыллы. Әтисенә нәрсә дип әйтә? “Әйдә без аны эшкә алабыз, чөнки ул көчле, ышанычлы (тәкъва) ди. Без якынлашкач, ул безгә карамады, сорагач – ярдәм итте”. Кыз әтисе Шүгайб галәйһиссәламгә шундый киңәш бирә. Шуңа күрә балаларны игелекле итеп тәрбияләргә кирәк, алар киңәшчеләр булсыннар.

Аннары Камил хәзрәт чын ирләрнең сыйфатларын санап үтте: беренчесе – сәүдә эшләренең зикер кылудан тыймавы; биш вакыт намазны җәмәгать белән тиешле рәвештә үтәргә тырышу, зәкят түләү һәм алар Кыямәт көненнән, Кубарылу көненнән курку. Бу дүрт сыйфат ир кешеләрдә булырга тиеш. Әгәр шушы сыйфатлар булса, без үзебезне ир-кешеләр, батырлар дип атый алабыз, диде мөселманнар башлыгы.

Алта таба “Яшь килен” проектында катнашучылар никахның шартлары, танышу кагыйдәләре, хитб (ярәшү, димләү), ир белән хатынның вазифалары буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Белешмә:

“Яшь килен” мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла һәм шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана.Оештыручылар әлеге проектта бик күп яңа һәм кызыклы чаралар тәкъдим итә. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә ала. Спикерлар итеп психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла. Шунысы игътибарга лаек: әлеге проектта катнашучыларның яше чикләнмәгән.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*