tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск көрәшчеләре сынатмый
Ульяновск көрәшчеләре сынатмый

Ульяновск көрәшчеләре сынатмый

Казанда көрәш буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Ульяновск өлкәсе көрәшчеләре командасы анда бик тә уңышлы чыгыш ясаган.

Безнең команда Россия беренчелегенә, һәрвакыттагыча, ныклы әзерлек белән барды һәм зур уңышларга иреште, ди өлкәнең татарча көрәш федерациясе президенты Фәнис Заббаров.

Көчле көрәшчеләребез Матвей Ферферов (тренеры – И.Ракипов) – 1 нче урын, Данила Исаев (Р.Якупов) – 2 нче урын, Раил Ахметов (А.Абдуллин) – 2 нче урын, Динар Хабибуллин (А.Мифтахов) – 2 нче урын, Рөстәм Фаткулин (Р.Карипов), Айрат Замальдинов (Р.Карипов), Ринат Сатдинов (Р.Якупов), Никита Белоусов (А.Мифтахов), Саид Байрамов (М.Салимзянов) һәм Мисхатов (Р.Хафиятов) 3 нче урын алу бәхетенә ирешкән.

http://emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*