tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада иң үрнәк гаиләне ачыклаячаклар
Түбән Камада иң үрнәк гаиләне ачыклаячаклар

Түбән Камада иң үрнәк гаиләне ачыклаячаклар

Түбән Кама ГХАТ идарәсе шәһәрнең 55 еллыгына һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» бәйгесен игълан итә.

«Конкурста Түбән Кама муниципаль районы территориясендә яшәүче, бергә яшәүләренә 30 елдан артык булган, шулай ук хезмәт эшчәнлегендә, балалар тәрбияләүдә, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында уңышларга ирешкән гаиләләр катнаша ала. Гаилә әгъзаларының дәүләт һәм иҗтимагый бүләкләре булуы хуплана», – диелә нигезләмәдә.

Катнашу өчен, 26 мартка кадәр [email protected] электрон почтасы аша түбәндәге мәгълүматларны тапшырырга кирәк:

– гаилә әгъзалары, казанышлар, бүләкләр турында мәгълүматлар күрсәтелгән анкета;

– гаилә фотографиясе;

– гаилә турында өстәмә мәгълүмат булган, ирекле рәвештә язылган характеристика.

Конкурста җиңүчеләр 5 номинациядә билгеләнә. Иң күп балл җыйган гаилә Бөтенроссия иҗтимагый бүләге – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале алуга тәкъдим ителәчәк. 1 нче урын алган гаилә Рөстәм Миңнехановның республика гаилә парларын кабул итү тантанасында катнашачак.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*