tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кара Пулат» операсын Болгарда ачык һавада күрсәтәчәкләр
«Кара Пулат» операсын Болгарда ачык һавада күрсәтәчәкләр

«Кара Пулат» операсын Болгарда ачык һавада күрсәтәчәкләр

Татарстанлылар һәм Республика кунаклары 12-13 августта Болгар музей-тыюлыгында “Кара Пулат “операсын бушлай карый алачак.

Композитор Эльмира Низамованың «Кара Пулат» операсы кабат тамашачыларга тәкъдим ителәчәк. Беренче тапкыр опера 2015 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәхнәгә куелган иде. 2022 елның маенда опера театр репертуарына кире әйләнеп кайтты. Ә хәзер операны Болгар шәһәренең музей-тыюлыгында 12-13 августт көннәрендә 20.00 сәгатьтә күрсәтәчәкләр.

– Бу чара зур резонанс тудырыр дип өметләнәбез, чөнки бу опера сәхнә мәйданчыгында түгел, ә табигый интерьерларда куелачак.  Бу чара күп сандагы халыкның игътибарын җәлеп итәр диеп уйлыйбыз, — диде мәдәният министры Ирада Әюпова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*