tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәре буенча спектакль әзерли
Кариев театры Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәре буенча спектакль әзерли

Кариев театры Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәре буенча спектакль әзерли

Кариев театрында Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәренең «читка»сы узган.

«Абага чәчәген ашап, күзгә күренмәскә әйләнгән Рөстәм турында хикәятне күпләрегез беләдер. Премьераны 5-10 декабрь көннәрендә узачак «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә туры китереп чыгарырга җыенабыз», дип вәгъдә итә Кариев театрының матбугат үзәге.

«Режиссер Тимур Кулов сюрпризлар белән шаккаттырырга охшаган», дип кызыктыра театрның матбугат үзәге социаль челтәрдәге язылучыларын.

Тимур Кулов үткән сезонда Кариев театрында Нуриәхмәт Сафинның юбилее уңаеннан «Арыну» спектаклен чыгарган иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*