tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры Гаяз Исхакыйның биш әсәрен берләштергән спектакль чыгарды
Кариев театры Гаяз Исхакыйның биш әсәрен берләштергән спектакль чыгарды

Кариев театры Гаяз Исхакыйның биш әсәрен берләштергән спектакль чыгарды

Кариев театры «Сөннәтче бабай» исеме астында Гаяз Исхакыйның төрле әсәрләреннән торган спектакль чыгарды.

«Спектакльнең әле утлары да куеп бетерелмәгән. Премьерага кадәр безнең бер төнебез һәм бер көнебез бар. Бүген без эшебезне якын дусларыбызга тәкъдим итәбез», — диде спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов премьера алдыннан чакырылган театр тәнкыйтьчеләренә һәм журналистларга мөрәҗәгать итеп.

Спектакльдә төп герой — «Сөннәтче бабай» хикәясеннән Корбанколый. Гаяз Исхакыйның «Кәләпүшче кыз», «Ул әле өйләнмәгән иде», «Остазбикә» һәм «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрләре кулланылган.

Сөннәтче карт авыл балаларын сөннәткә утыртудан тыш адашканнарга юл күрсәтүче, гореф-гадәтләрне саклаучы аксакал образында бирелә. Әлеге рольгә Ренат Әюпов Камал театрының күренекле артисты Әзһәр Шакировны чакырган.

Сәхнә әсәренең инсценировка авторлары — рус телендә иҗат итүче Булат Минкин һәм яшь татар язучысы Ландыш Әбүдарова. Композитор — Алмаз Әсхәдуллин. Рәссам — Булат Гыйльфанов. Спектакльнең фәнни киңәшчесе — Равил Гайнетдин.

Спектакль башланыр алдыннан фойеда Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләреннән күргәзмә, сөннәтче картның шәҗәрәсе, шулай ук, каллиграфия остасы, галим Нәҗип Нәккаш ясаган шәҗәрәләр урын алган иде.

Күргәзмә белән ТР Милли музее директор урынбасары Лилия Саттарова һәм Нәҗип Нәккаш таныштырды.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*