tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры сәхнәсендә янәдән “Яшә!” спектакле тәкъдим ителә
Кариев театры сәхнәсендә янәдән “Яшә!” спектакле тәкъдим ителә

Кариев театры сәхнәсендә янәдән “Яшә!” спектакле тәкъдим ителә

2 ноябрь 18:30 сәгатьтә Кариев театры сәхнәсендә янәдән Австриянең танылган психиатры, язучы Виктор Франклның “Сказать жизни «Да»: психолог в концлагере” әсәре буенча куелган “Яшә!” спектакле тәкъдим ителәчәк.

Спектакльне ГИТИСның режиссерлык факультеты (А.В. Галибин остахананәсе) студенты Гөлназ Минкина сәхнәләштерде. Спектакльнең композиторы – Казан консерваториясенең ассистенты Байару Такшина. Куючы рәссам – Фешин исемендәге Казан сәнгать көллиятен тәмамлаган Софья Карчевская. Куючы хореограф – Марсель Нуриев.

Виктор Франкл – табиб, психотерапевт – үзе тоткын булып нацист лагерена эләгә. Автор тоткыннар тормышының өч баскыч аша үтүен тасвирлый: лагерьга эләгү, лагерьда көн күрү, иреккә чыкканнан соңгы тормыш. Виктор Франкл шуны аңлаган: кеше түзә алмас шартларда гәүдәгә нык булучылар түгел, ә рухлары көчле булган, узенең яшәү мәгьнәсең нидә икәнен аңлаган кешеләр исән калган. Авторның максаты: күргәннәрен, киләчәктә бөек китап булырлык итеп, бәян итү.

Спектакльдәге рольләрне Кариев театры актерлары Фернат Насыйбуллин, Булат Гатуллин, Дилүс Хәкимҗанов, Илназ Хәбибуллин, Гөлназ Галимуллина, “Әкият” курчак театры актеры Нияз Садыйков, шулай ук Казан театр училищесы студентлары башкара.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*