tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театрында «ASYL» Бөтенроссия конкурсында җиңгән пьесалар тәкъдим ителәчәк
Кариев театрында «ASYL» Бөтенроссия конкурсында җиңгән пьесалар тәкъдим ителәчәк

Кариев театрында «ASYL» Бөтенроссия конкурсында җиңгән пьесалар тәкъдим ителәчәк

7 апрель 13:00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен II «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсында җиңгән пьесаларны тәкъдим итү чарасы узачак. Пьесаларны театр артистлары һәм яшүсмерләр укыячак.

Әлеге бәйге икенче тапкыр уздырыла. Төп максаты – заман драматургларын барлау, театрлар репертуарын яңа пьесалар белән баету. Конкурста рус, татар телләрендә язучы һәм элек бастырылмаган пьесалар тәкъдим итүче авторлар катнашты, дип яза театрның матбугат хезмәте.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*