tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Туган тел» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле
«Туган тел» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле

«Туган тел» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле

28-29 мартта Казанның татар телендә белем бирүче 27нче гимназиядә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Гран-прига Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Абдуллина лаек булды.

«Бәйгегә үз теләгем белән бардым. Хәзер татар балалары татарча китап укымый, мин шуңа кызыксыну тудыру турында мастер-класс күрсәттем. Татар гимназиясендә эшлим, татар балаларына милли үзаң формалаштырам. Бурычым — милләтемә хезмәт итү. Милләтемә өлеш кертүемә бәхетлемен. Көтелмәгән җиңү булды. Бу урынны киләчәктә акларга тырышачакмын», — диде Рамилә Абдуллина.

  • Бәйге җиңүчеләре: Лаеш районының Имәнкискә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Шәймөхәммәтова,
  • Казанның Яңа Савин районы 23нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Корбанова,
  • Түбән Кама районының 34нче гимназия-интернатының чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Третьякова,
  • Удмуртиянең Кистем авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Касыймова.

Конкурсның читтән торып узу этабына Татарстан районнарыннан 72 педагог һәм Россиянең 15 субъектыннан туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән: 17 татар теле укытучысы, 9 рус теле укытучысы, 9 чуваш теле укытучысы, 3 мари теле укытучысы, 2 удмурт теле укытучысы узды.

Россия төбәкләреннән (Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Төмән, Ульяновск, Оренбург, Пенза, Омск, Самара өлкәләре, Пермь краеннан) йомгаклау этабында 10 татар теле укытучысы катнашты.

«Ике көн дәвамында педагоглар һөнәри осталыкта ярышты: остаханәләр үткәрде, педагогик проектлар тәкъдим итте һәм түгәрәк өстәл кысаларында туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар»,  — диде министрлыкның матбугат үзәге вәкиле.

Катнашучыларны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән үсеше институты, КФУ мөгаллимнәре, Татарстанның милли-мәдәни автономияләре вәкилләре, узган елгы конкурста җиңүчеләр бәяләде.

«Проект эшләренең быелгы тематикасы халкым мирасы дип атала. Бик кызыклы, эчтәлекле катлаулы эш башкарылган материалларны тикшердек. Һәр иҗат җимеше үзенчәлекле. Мәсәлән, чемодандагы музей, әкиятләр өчен кергән тарих җирлеге, Туфан Миңнуллин иҗатында халык тарихы чагылышы, укучыларның Туфан аганың идеяләрен дәвам итүгә багышланган проектын карадык»,  — диде бәяләүчеләрнең берсе КФУ доценты Эльвира Денмөхәммәтова.

  • Бәйгенең максаты — Россия һәм Татарстан халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калу, аларны үстерүгә ярдәм итү, туган телне укыткан укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәсе белән уртаклашу. Бәйге ике этапта үткәрелде.
  • Конкурс «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысасында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021-2022 уку елына эш планы нигезендә уздырылды.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*