tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылды
Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылды

Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылды

Бүген Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачу тантанасы узды. Чара Идел буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Касыйм  шәһәренең 870 еллыгы уңаеннан оештырылды.

Тарихи тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россия Герое Андрей Красов, Рязань өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Анна Рослякова, РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» советы рәисе Илдар Гыйльметдинов,Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Рәсми ачылыш вакытында яңгыраткан чыгышында Васил Шәйхразыев Рязань өлкәсе һәм шәһәр җитәкчелегенә, РФ Диния нәзарәте рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдинга, Рязань өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Бикуевка, шәһәр халкына һәм бүгенге тантанага катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

һәйкәлнең авторлары – Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, скульптор В.Г.Сидоренко һәм Мәскәү дәүләт Мәдәният институты профессоры А.В. Губко. Өч метр биеклектәге һәм 1,5 тонна авырлыктагы скульптура Петербург остаханәләрендә бронзадан коелган

Бүгенге тарих фәнендә Сөембикәнең туган һәм үлгән даталары төгәл билгеле түгел. Кайбер чыганакларда ханбикәнең 1557 елда Касыйм ханлыгы җирләрендә вафат булып шунда җирләнүен күрсәтәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*