tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә җомга намазы укылды
Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә җомга намазы укылды

Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә җомга намазы укылды

Бүген Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсесе Сөембикә һәйкәлен ачу тантанасы булды. Бәйрәм чарасы шәһәрнең Хан мәчетендә җомга намазы белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев,  Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм татар җәмәгатьчелеге  әрвахлар рухына дога кылды.

Россия мөселманнары  Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин намазга килүчеләргә вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм бүгенге чараның мөһимлеген билгеләп үтте.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында  Россия буенча күп кенә чаралар уза.  Сөембикә һәйкәлен ачу да шундый истәлекле вакыйгаларның берсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*