tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Касыйм шәһәрендә Ураз Мөхәммәт хан хөрмәтенә истәлек билгесе куялар
Касыйм шәһәрендә Ураз Мөхәммәт хан хөрмәтенә истәлек билгесе куялар

Касыйм шәһәрендә Ураз Мөхәммәт хан хөрмәтенә истәлек билгесе куялар

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Касыйм ханлыгының унберенче хакиме – Чыңгызлар нәселенең казах буыныннан булган Ураз Мөхәммәт хөрмәтенә мемориаль плитә урнаштырачаклар. Бу хакта Казахстанның Россиядәге илчелегенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Истәлек плитәсен ачу тантанасы 15 ноябрьдә Иске татар зираты территориясендә, Әфган-Мөхәммәт-солтан корылмасы тирәсендә булачак. Һәйкәл Казахстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Имангали Тасмагамбәт идеясе белән урнаштырыла.

Өч метрлы мемориаль плитә көрән төстәге граниттан эшләнгән. Һәйкәл пьедесталга урнаштырылачак һәм карасу-кызыл граниттан койма белән әйләндереп алыначак. Мемориалның буеннан-буена «Ораз Мөхәммәт Онданулы, 1573-1610. Казах солтаны, Касыйм ханлыгы хакиме» дип язылган.

Ураз Мөхәммәт – Ондан-солтанның олы улы һәм казах ханы Шигайның оныгы. 1587 елдан – рус хезмәтендә, 1600 елдан Касыйм ханы була. Фетнә чоры вакыйгаларында актив катнашкан. Башта Василий Шуйский патша ягында сугышкан, аннары – Ялган Дмитрий II ягында. 1610 елның ноябрендә Калуга янында Ялган Дмитрий II тарафыннан үтерелгән. Шул ук елның декабрендә аның үлеме өчен князь Петр Урусов үч алган.

2019 елның октябрендә Казахстан җәмәгатьчелеге Ураз Мөхәммәтнең тууына 447 ел тулуны билгеләп үтте.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*