tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычлылар “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Кайбычлылар “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Кайбычлылар “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Бүген Кайбыч районында яшәүчеләр язучы Ибраһим Газиның “Сандугачлар” әсәре буенча диктант язды. “Татарча диктант” акциясенә йөзләгән кайбычлы кушылды. Бөтендөнья Татар конгрессының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, ел саен үткәрелүче бу акция туган телебезне сакларга өйрәтә, телебезне ни дәрәҗәдә яхшы белүебезне күрсәтә. Ул үзе дә һәр елны диктант язуда катнаша һәм бишле билгесе ала.

– Мин үзем башлангыч класста гына татар телендә белем алдым, аннан соң рус классында укыдым. Татар телендә китапларны күп укуым тел байлыгына китерде,- диде Рәмис Рафисович.

Татар телен барлык мәктәпләрдә, китапханәләрдә, Олы Кайбыч авылы мәчетендә дә яздылар. Бу акциягә район активы- планеркага йөрүче җитәкчеләр дә кушылды. Актлар залында диктант язучылар арасында район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, башкара комитет җитәкчесе Алексей Макаров, баш врачы Гөлнара Сафиуллина, шәфкать туташлары, почта элемтәсе начальнигы Илгиз Баһавиев, финасистлар һәм башкалар бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*