tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта “Кичке уен” фольклор бәйрәме узды
Кайбычта “Кичке уен” фольклор бәйрәме узды

Кайбычта “Кичке уен” фольклор бәйрәме узды

Кайбыч районында традицион «Кичке уен» фольклор бәйрәме үз мәйданына быел 400 гә якын катнашучыны жыйды. Кайчандыр район кысаларында гына башланып киткән бу бәйрәмгә тирә-күрше районнардан һәм төбәкләрдән килгән үзешчән сәнгать осталарын да кабул итте.

Күп милләтле Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин билгеләп узганча, «Кичке уен» һәр елны гасырлардан бирле дустанә аралашып яшәүче милләтләрнең иҗат осталыкларын , халык уеннарын киң катлам тамашачыга тәкьдим итү менә дигән урын. Чөнки элек-электән һәр милләтнең дә үзенә генә хас йола-уеннары булган.

Бу көнне Кайбычта «Ак калфак» оешмасы вәкилләре дә катнашты. Анын рәисе Кадрия Идрисова районнардан килгән ханымнарга мөрәҗәгать итеп менә мондый йолаларны, кичке уеннарны башка авылларда да оештырырга , анда да яшьлэрне катнаштырырга кирәк, диде. “Кичке уен”да яшь жырчылар Базарбай Бикчәнтәев, Айдар Рәкыйпов кайбычлыларга узләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*