tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кайдан алдың ,чишмәм шундый көчне, ургылыплар агып чыгарга?”
“Кайдан алдың ,чишмәм шундый көчне, ургылыплар агып чыгарга?”

“Кайдан алдың ,чишмәм шундый көчне, ургылыплар агып чыгарга?”

БР “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы Нефтекама шәһәре бүлекчә җитәкчесе Светлана Хафиз кызы Вәлиеваның күңел түреннән “ургылып “чыккан бу шигырь юллары үз тырышлыгы белән төзекләндерелгән “Рахман-Рахим” чишмәсенә багышланган.

Светлана Хафиз кызы татар җанлы ханым. Ул җитәкләп килгән “Ак калфак энҗеләре” үзешчән татар фольклор ансамбле Нефтекама шәһәр сәхнәләрен күптән бизәп килә. Ансамбль репертуарында борынгы татар халык җырлары, бәетләр, мөнәҗәтләр. Иң мөһиме, ак калфаклы ханымнар балалар бакчасы, мәктәпләрдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларны театрлаштырып күрсәтә, яшь буынга тапшыра.

Чишмәкәйләребезгә иркенләп агып чыгып, дөньядагы бар тереклекне саф суы белән туендырырга иреклек юк: чүп-чар, ком-балчык эчендә яталар. Ак калфаклы ханымнарда “Рахман-Рахим” (“Родник Добра”) чишмәсен югалтмаска дигән теләкләр белән бу зур hәм мөhим эшне башладылар.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*